Татарстан хакимияте стоянкаларда машинаны саклау бәясен арттырырга ниятли
Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ өчен махсуслаштырылган мәйданчыкларда тоткарланган транспорт чараларын саклауга тарифлар билгеләү турында карар проектын бастырды. Документ коррупциягә каршы экспертиза уза.